Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Яшел Үзәннең зур гуманитар миссиясе: Яшел Үзән ЛДНРга 10 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Татарстанның Яшел Үзән районы вәкилләре, муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә, республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды. Йөк урындагы тораккоммуналь хуҗалык ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән.

Фото Евгений Краснобаевның шәхси архивыннан

Бу – төзелеш материаллары, генераторлар, коммуналь хезмәтләр өчен кораллар, көнкүреш техникасы, шешәле су һәм башка күп әйбер – барлыгы 10 тонна тирәсе.

– Луганск Халык Республикасы шәһәрләре инфраструктурасын торгызу мәсьәләләрен күзәтүче Татарстан Премьер министры урынбасары Ринат Садыйков белән очраштык, алга таба хезмәттәшлек һәм территорияләрне тәэмин итү мәсьәләләрен тикшердек, – дип ассызыклады Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Һәр килүебездә Лисичанскиның уңай якка таба үзгәрүен күрәбез, мин бердәм көч белән шундый адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәрбез дип ышанам. Махсус хәрби операция зонасында якташларыбыз белән очраштык һәм Яшел Үзән районыннан 10 тонна гуманитар ярдәм тапшырдык.

Маршрутның беренче ноктасы – Волноваха торак пункты

– 430нчы полкның Яшел Үзән егетләре белән очраштык. Аларга муниципаль бүләкләр – «Яшел Үзән – хезмәт даны шәһәре» медальләрен тапшырдык, шулай ук дроннар, генераторлар, рацияләр һәм сугышчылар өчен шәхси посылкалар бирдек, – дип сүзен дәвам итте район башлыгы.

Икенче нокта – Донецк районы

Анда гуманитар конвойны «Алга» батальоны сугышчылары көтеп алган. Шулай ук, аларга да барлык кирәкле әйберләр – рацияләр, генераторлар, интернетка керү нокталары һәм Яшел Үзәннең 14нче лицее укучылары әзерләгән посылкалар тапшырылган.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә 10 тонна гуманитар ярдәм тапшырылган, алар: төзелеш материаллары, эш кораллары, суыткычлар, генераторлар һәм башкалар.

428 тонна гуманитар ярдәм

Барлыгы Яшел Үзән районыннан махсус хәрби операция зонасына 255 миллион сумнан артык бәягә 428 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән инде.

Гуманитар конвойларны оештыруда Яшел Үзән районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре, депутатлар, волонтерлар һәм районда яшәүче мәрхәмәтле кешеләр зур ярдәм күрсәтә.

Бу – Татарстан Республикасының көчле командасының бердәм эше.

Хөрмәтле райондашлар! Безнең бурыч – тылны нык тоту. Һәрберебез: эшче дә, укытучы да, пенсионер да – бүген сугышчы. Укыган догаларыгыз, ярдәмегез, хезмәтегез белән Яшел Үзән районы һәрвакыт алгы сафта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев