Билет алынган: 26 яшьлек автомеханик ни өчен МХОга китә?
Үз теләге белән алгы сызыкка баручы бер контракт тарихы.
Без Яшел Үзән районы хәрби комиссариатында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән егет белән очраштык. Ул дан да, камера да, исемен газетада бастыруны да теләмәде. Ләкин иң мөһим сорауга җавап бирергә ризалашты: ни өчен? Ул үзен В.И. дип атауны сорады.
Бер яклы билет
Хәрби комиссариатта ул башкалардан артык аерылып тормады. Гади киемнән, тыныч карашлы, ачык йөзле һәм шул ук вакытта төп серен чишәргә яратмаучы. В.И. әле генә үзе өчен мөһим документка – контрактка кул куйган. Кайсы юнәлеш буенча җибәрәчәкләре белән дә «бөтенләй кызыксынмый». Үзенең бурычын ул кыска һәм куркыныч итеп атый: «Бер яклы билет»
– Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүне сайлаучыларның, күп очракта, төп максаты – акча, – диде ул турыдан-туры. – Минем финанс проблемасы юк, әмма бу уй башыма кергәннән бирле тынычлана алмыйм.
Бу куркыныч сүзләр артында тормышта уңган егетнең портретын күрү авыр. Ә ул нәкъ шундый: Яшел Үзәндә туып үскән, 3нче гимназияне уңышлы тәмамлаган, аннары механика көллиятендә «автомеханик» белгечлеге буенча укыган. Үз фирмасы, үз машинасы бар. Бурычлары да, кредитлары да юк. Яратып йөргән кызы, әти-әнисе, сеңлесе бар. Әмма бу тыныч тормышны дәвам итәргә теләге юк
Эш йөртүче сәбәп
– Монда миңа яшәү кызыксыз була башлады, – дип аңлата үз сайлавын В.И., битараф кына һәм шул ук вакытта үзенә күрә бер горурлык белән.
Ничек уйлый, шулай әйтә. Шул ук вакытта кая барасын, сугыш чынбарлыгын да аңлый. Димәк, теле белән әйтмәсә дә, бу адымга уйлап һәм бар ягын үлчәп бара. Башкача һич мөмкин түгел, чөнки аңа озакламый ял итәргә вакыт калмаячак.
Шулай да, аны махсус хәрби операциягә барырга нәрсә этәргән? Аның белән әңгәмәне дәвам иткән саен сәбәбен тирәнгәрәк китеп эзлисе килә. Патриотизммы? Ниндидер үчме? Табышмы? Юк. Аның үз фәлсәфәсе: «Бурычлар – кешеләрнең финанс грамотасызлыгы», – ди ул. Ә аның акчага ихтыяҗы юк. Фирмасы керем китерә. Ләкин әти-әнисе дә, дуслары да аның кая җыенганын белми. Яраткан кызына әйтеп тормаган. Әти-әнисенең аның бу карарын хупламаячакларын да белә. Дусларын да кисәтмәгән. Әмма карар кылынган, артка юл юк.
– Мине беркем дә мәҗбүр итмәде, – дип ассызыклый ул.
Хәрби-диңгез флотыннан – пилотсыз очкычлар гаскәренә
В.И. инде Ватан алдындагы бурычын үтәгән: хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Хәзер аны пилотсыз очкычлар (БПЛА) гаскәренә көтәләр. Аны нәкъ шунда хәрби хезмәткә контракт буенча алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов сайлап алган.
– Бу егет барлык параметрлар буенча туры килде: хезмәткә яраклылык категориясе, яше, белеме, хөкем ителмәгәнлеге, сәламәтлеге, – дип аңлатты Самат Миңнеханов. – Быел февраль аеннан бирле Яшел Үзән районыннан пилотсыз очкычлар гаскәренә унга якын кеше китте.
Аерым бурычлар өчен аерым сайлап алу
Инструктор Африка корпусына алу турында да сөйләде. Анда кандидатларны Казан аша бик нык сайлыйлар икән, полиграфтан уздыралар. Яшькә карата чикләүләр катгый, баш тартулар еш була. Ләкин безнең герой анда бармый. Аңа кая, кайсы юнәлештә барасы барыбер булса да. Ул автомеханик – бу һөнәр дә сугышта бик кирәкле. Аңа үз осталыгын һәм белемен, үҗәтлеген һәм егетлеген, Ватаны өчен көрәшерлек сыйфатларын күрсәтерлек мизгелләр МХО зонасында әле бихисап булыр. Анысында шик юк. Анда, сугыш кырында нәкъ менә шундый – безнең герой кебек кыю, үз сүзен һәм уй-фикерләрен әйтергә курыкмаган сугышчылар кирәктер дә.
Соңгы сүз, әмма безнең герой өчен соңгысы булмасын
Безгә «ирекле» дип аталучы кеше белән аралашу мөмкин булды. Ләкин ул үзе башка сүзләр сайлады. Өйләнмәгән һәм өйләнергә дә ниятләми. Танылырга теләми. Бернинди аклау эзләми. Тыныч кына, тавыш куптармый гына китәргә җыена.
Без аның сөйләгәннәрендә югары пафос тапмасак та, салкын канлылык белән кабул ителгән карар күрдек. Һәм ул барыбер, ничек кенә тырышсак та, бездә сорау калдырды: сәбәп ул һәрвакытта да бар, әмма әйтелми калды. Тик ул аның күзләрендә чагылды.
Бәлки, бу билетны инде сатып алган кешеләр генә җавабын беләдер. Шулай да, без аңа уңышлы юллар, җиңүле җиңел хезмәт һәм аның туган шәһәренә исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Гомумән, барысының да тизрәк җиңеп кайтуын көтәбез. Ә инде тагын әйләнеп В.И.га килгәндә, ул очырган очкычлар шушы көтелгән җиңүне якынайтып, кире туган ягына билет алырга мөмкинлек бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев