Беренче хезмәт хакына истәлек тактасы: МХО зонасында хезмәт итүче Евгений Мухамов тарих битен ачты
Әйшә авыл җирлеге территориясендә үзенчәлекле чара – чын мәгънәсендә патриотизм рухы белән сугарылган тәрбияви һәм шул ук вакытта онытылмаслык вакыйга булды. Мәдәният йорты каршында хәрби хезмәткәр Евгений Мухамов инициативасы һәм финанс ярдәме белән тантаналы рәвештә мемориал ачылды.
Бу һәйкәл – хәрби бурыч үтәүче сугышчылар батырлыгын хәтерләтеп торган истәлек билгесе.

– Бүген без тарихи чарада катнашабыз. Мин үзем дә хәрби хәрәкәтләр ветераны, шуңа күрә мондый вакыйгаларның сугышчылар һәм халык өчен әһәмиятле булуын беләм. Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаллар әле күп ачылыр дип ышанам, – диде тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев.
Биредә Апас муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе катнашып, район башлыгы исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
– Бүген без истәлекле көн шаһитлары, – диде Яшел Үзән хәрби комиссары Илшат Паймурзин. – Безнең районнан хәрби хәрәкәтләрдә 2 меңнән артык ир-егет кулларына корал тотып, илебезне саклый. Сугышның кайсысы да үлем-китемнәрсез булмый. Андыйлар безнең районнан да бар. Ә бу обелиск безгә алар турында хәтерләтеп торачак. Шул уңайдан Әйшә авыл җирлегенә рәхмәт. Хәзерге вакытта бу җирлек башлыгы үзе дә махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

Әлбәттә, тантанада әйшәлеләр дә һәйкәлне кую өчен көчен, йөрәген, матди ярдәмен керткән Яшел Үзәннең батыр егете Евгенийга рәхмәтен җиткерми кала алмады.
МХОда катнашучы Евгений – Черниговск Кызыл Байраклы 76нчы гвардия десант-штурм дивизиясенең аерым разведка батальоны ефрейторы. Аның сөйләгәннәренә караганда, бу дивизия һәрвакыт бары тик алгы сызыкта эшли. 1 сентябрьдә ВДВның 76нчы Псков дивизиясе оешуының 86 еллыгын билгеләячәк. Әлеге дивизиядә 50 Советлар Союзы Герое һәм 61 Россия Федерациясе Герое исәпләнә.
Тантанада обелискны ясатучы үзе һәм аның хезмәттәшләре МХО зонасыннан видеомөрәҗәгать белән чыгып, катнашучыларны сәламләде, оештыручыларга һәм район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтен җиткерде. Һәйкәлнең гомуми горурлык һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгын чагылдырган истәлек урыны булачагына ышаныч белдерде.
Биредә МХОда хезмәт итүчеләр – «Каюм», «Старый», «Медик» позывнойлы, Руслан Насыйбуллин кебек сугышчылар да катнашты. Бу вакыйгадан читтә кала алмауларын, җиңү өчен гомерләрен кызганмаган сугышчыларның онытылмавын бәяләделәр.
(Кыскартып бирелде)
Язманы тулаем газетабызның №30 (1 август, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев