Батырлык яшькә карамый: Норлат егете Динар Сәмигуллин 19 яшендә үк ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үти
Норлат егете Динар Сәмигуллинга нибары 19 яшь. Әмма ул инде күпне күрергә өлгергән. Бүген якташыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучы, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәүче егетләрнең берсе.
Динар Норлат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң эшли башлый. Күп тә үтми, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Егет Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан 39нчы гвардия инженер-сапер полкында хезмәт итә. 2025 елның 29 июлендә ул контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Кыска гына әзерлек курсларын үткәннән соң, Динар инде хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак хезмәтен дәвам итә.

Бүген ул Луганск юнәлешендә, инженер гаскәрләре составында. Динар понтон взводында. Алар понтон-күпер ротасы составында су киртәләре аша кичүләр оештыру белән шөгыльләнә.
- Безнең төп бурыч елгалар һәм башка су киртәләре аша понтон күперләр салу, паромнар җыю, гаскәрләрнең хәвефсез үтүен тәэмин итү. Безнең взвод ярдәмендә танклар, артиллерия техникасы һәм хәрби хезмәткәрләр су киртәләрен тиз арада кичеп чыга ала. Хәрби операцияләр вакытында мондый бүлекчәләр гаскәрләрнең хәрәкәтчәнлеген тәэмин итүдә зур роль уйный, дип сөйли Динар.

Аларның көндәлек тормышы да җиңелләрдән түгел. Егетләр блиндажларда яши. Әмма шартларны мөмкин кадәр җайлаштырырга тырышалар.
- Блиндажда яшибез, узган ел үзебез мунча да ясадык. Яшәү шартлары канәгатьләнерлек, ди ул.
Контракт төзергә карар кылганда, Динар бу адымның никадәр җаваплы булуын аңлап эш иткән.
- Башта бераз курку бар иде. Соңрак ул юкка чыкты. Без турыдан-туры алгы сызыкта түгел, безнең бурыч башка. Әмма дроннар еш оча, шуңа күрә агачлар арасында яшеренергә туры килә, дип уртаклаша егет.

Динар әйтүенчә, гуманитар ярдәм аларга Удмуртиядән килә, ә бу юлы ул Норлаттагы «Өмет» волонтерлар штабыннан кирәкле әйберләр алып китәчәк.
- Безнең төп теләк хәрби операциянең тизрәк тәмамлануы, Җиңү белән туган якларга кайту. Бүген исә безне егетләр көтә, шуңа күрә барабыз. Туган илне саклау безнең бурыч, ди ул.
Әни кеше өчен мондый хәбәрләрне кабул итү җиңел түгел. Динарның әнисе Гөлия ханым улының контракт төзүе турында ишеткәч кичергән хисләрен яшерми.
- Улымны армиягә генә дип озаткан идем. Контракт төзер дип уйламадым. Башта бик авыр булды, хәзер дә җиңел түгел, ут йотып яшибез. Ярый әле аралашып торабыз. Алар өч туган. Күбрәк апасы Диана белән сөйләшәләр. Улым белән чиксез горурланам, чын патриот булып үскән. Аллаһ барлык аналарга да бала кайгысын күрсәтмәсен, егетләрнең һәрбарчасы да исән-имин кайтсын, ди ул.

Динар белән аның әбисе Исламия апа да горурлана. Оныкларының һәр мөһим датасын ул календарьда билгеләп бара.
- Бара, ничек бармасын! Качып ята торган егет тәрбияләмәдем. Көн саен догамнан калдырмыйм. Исән-сау булсыннар, ди ул.
Норлат – элеккеге район үзәге булган зур авыл. Бүген аннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә байтак. Кызганыч, югалтулар да бар. Шуңа күрә авыл халкы фронттагы якташларына даими ярдәм итә. «Өмет» волонтерлар штабының бу юнәлештә башкарган эше гаять зур. Ялга кайткан егетләр волонтерлар янына кереп, очрашып, аралашып тора.

- Безнең волонтерлар штабына мәктәпнең чыгарылыш укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучы Адель Әхмәтҗанов һәм Динар Сәмигуллин килде. Алар кирәкле әйберләр алырга һәм волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерергә кергәннәр иде. Мондый очрашулар волонтерлык эшчәнлегендәге иң шатлыклы мизгелләрнең берсе. Кемнәр өчен ярдәм җыелуын күрү, аларның ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү эшебезнең никадәр мөһим булуын тагын да ныграк аңлата, ди штаб җитәкчесе Роза Ягудина.
Ял вакытында Динар мәктәпкә дә барырга өлгерде. Норлат урта мәктәбендә аның катнашында Батырлык дәресе узды. Укучылар егеткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, ә укытучылар Динарның тыйнак, гади һәм ярдәмчел булуын билгеләп үтте.

Мондый очрашулар яшь буынга чын батырлыкның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итә. Ватанга тугрылык, җаваплылык һәм батырлык үрнәге булып торган егетләр барында илебезнең киләчәге ышанычлы.
Динар кебек егетләр – туган якның горурлыгы. Алар ил тынычлыгы, якыннарының иминлеге өчен үз гомерләрен куркыныч астына куеп хезмәт итә. Шуңа күрә бүген һәркемнең теләге бер: фронттагы барлык егетләребез дә исән-сау булып, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Аларны туган йортларында, якыннары, дуслары һәм бөтен авыл халкы сагынып көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев