Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Авыл егетләре куркып кала торганнардан түгел

Фәнзил Насыйбуллин ялдан соң МХОга юл тотты.

Илдә барган махсус хәрби операция күп кенә гаиләләрнең тормышын икегә бүлде. Якыннары шунда булганнар минем бу сүзләрем белән килешер.

Матур гына яшәп яткан бер мәлдә мобилизация башланып, егетләребез тынычлык сакларга чакыру алды. 2022 елның сентябрендә кечкенә генә Бакырчы авылыннан дүрт егет мобилизацияләнде. Нияз Хафизов, Фәнзил Насыйбуллин, Илдар Хәмитов, Фәнил Сәгъдиев... Чакыру килгәч тә, бер икеләнүләрсез, сәбәпләр эзләмичә, батыр якташларыбыз юлга кузгалды. Һәм инде менә ике елдан артык алар гаиләсеннән читтә, бернинди авырлыкларга карамастан, күгебезнең аяз булуы, илебезнең иминлеге өчен көрәштә. Бик сирәк булса да, ялга кайтуларын якыннары да, үзләре дә зарыгып көтә. Безгә, чираттагы ялыннан юлга кузгалырга ярты сәгать кала, Фәнзил Насыйбуллин белән очрашып, җәһәт кенә аралашырга насыйп булды. Журналистларга әңгәмә бирер чак та түгел кебек. Өзелеп сагынып кайткан гаиләсе белән аерылышу мизгелләре якынайган саен йөрәк телгәләнә. Ничек кенә авыр булса да, эмоцияләргә бирешмичә, үз хезмәте турында горурланып сөйләде ул.

Фәнзил Бакырчы егете, Акъегет урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт аграр институтында инженер-механик белгечлеген үзләштерә. Аннан хәрби бурычын үтәп кайта һәм туган авылында әбисенең йортында төпләнеп, сыйныфташы Ризәлә белән гаилә кора. Бүгенге көндә уллары Раянны үстерәләр.

– Һөнәр алып, авылга кайткач, «Красный Восток»ка механизатор булып эшкә урнаш­тым. Белгечлегем буенча вакансия юк иде. Инде эштә күтәрелеп, инженер-механик булдым дигәндә генә, 2022 елның 27 сентябрендә мобилизация буенча киттем. Әлбәттә, югалып калу кебек хисләр булды, яшермим. Аңа кадәр илдәге вәзгыятьне телевизордан карап, ишетеп булса да, белә идек бит инде. Тик, кайберәүләр кебек, качмадык. Чын патриот буларак, бу адымның кирәклеген аңлап кабул иттек. Бер ай Казанда өйрәнүләр узгач, 23 октябрьдә Белгород өлкәсенә юл тоттык. Безне анда да хәрби бурычыбызны үтәргә әзерләделәр. Аннан Луганск Халык Республикасына кердек. Тик анда озак була алмадым, яраландым. Бер бармагымны югалттым. Бер еллап гос­питальләрдә сәламәтлегемне тернәкләндергәч, кабат махсус хәрби операциягә кайттым. Аллаһка шөкер, савыгучы хәрби хезмәткәрләр полкыннан үзебезнең егетләр мине килеп алды. Шулай итеп, иң әүвәлге ротада, Луганск Халык Республикасында хезмәтемне дәвам итәм. Мин үзем элемтәче.

Төрле эш белән мәшгульбез. Кемдер компьютерда утыра, кемдер телефонда, мин урамда кабельләрне карап, ялгыйсын ялгыйм. Элемтә өзелмәсен дип тырышам. Яралангач, аксыйсың, кулың да авырта, дип, егетләр саклый үземне. Алгы сафка кертмиләр, бу йөкне үз өсләренә алдылар. Зур рәхмәт аларга. Нинди генә хәлгә юлыксак та, без бердәм. Мин армиядә дә элемтәче идем, ике төрле җиһазда эшләдем һәм туплаган тәҗрибәмнең хәрби операциядә дә кирәге чыкты. Яшәү шартлары өчен үзебез тырышабыз. Алгы сафта булучылар белән чагыштыр­ганда, яхшырак. Тик өйдәге җылылык беркая да юк инде ул, – дип сөйли Фәнзил.

Бакырчы авылыннан киткән өч егетнең бер полк­ка эләгүе дә могҗизага тиң. Дүртенче егет Донецк ягында хезмәт итә. Фәнзил күбрәк Илдар Хәмитов белән, ул машинада йөри, очраша. Нияз Хафизов белән генә күрешүләр тәтеми икән. Чөнки Фәнзил читкә чыгып йөри алмый.
Әңгәмәбезгә күзләрен яшь тамчылары каплаган, батыр ул үстергән әни – Мәдинә апа да кушылды. «Елама, әни», – дип тә карый инде улы. Тик йөрәккә әмер биреп буламы соң?!

– Өч ул тәрбияләп үстердем. Өчесе дә югары белем алып, хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләр! «Армиягә бармыйм» дигән сүзләрен ишетмәдек. Кече улыма МХО хәлләрен дә күрер­гә язган икән. Озатуы бик авыр булды, хәзер дә йөрәк чыдасын гына. Сабыр итәргә тырышабыз. Дөньялар тынычланып, һәр егет гаиләсе янына әйләнеп кайтсын иде. Бар теләгебез шул. Аллаһка шөкер, сөйләшкәләп торабыз. 1-2 атна элемтәгә чыкмаса, коелып төшәбез. Улы, кечкенә булса да, әтисенең китүен бик авыр кичерде. Без инде ничек тә сабыр итәбез, ә сабыйга аңлатып буламы соң? Автобуска утыр­гач та, «әти-әти» дип кычкырды. Ул чак бит әле аңа бер яшь тә ике ай гына иде. Безнең хәлне үз башына төшкән кеше генә аңлый ала торгандыр, – дип сөйли Мәдинә апа күз яшьләрен сөртеп.

Инде өч яшен тутырган Раян да зур егет булып үсеп килә. Аңа әти тәрбия­се аеруча кирәк. Исемең ничек соң дип сорагач та, бик җитди генә: «Фәнзил улы Раян» дип җавап бирде. Ә инде, әтиеңне ничек сагынасың, дигән сорауга «кочып» диюе, сүзсез калдырды. Бәләкәй генә булса да, барысын да аңлый сыман. Инде бу юлы әтисенең ерак юлга кузгалуын «эшкә китә» дип алдаганнар...

Язманың ахырын «Яшел Үзән» газетасының №2 (17 гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев