Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Бәйгеләр

«Сүзең белән данла «Яшел Үзән»не!» бәйгесе старт ала

«Яшел Үзән» газетасына язылу кампаниясе кысаларында укучыларыбыз өчен яңа бәйге игълан итәбез.

Бәйгедә катнашу өчен районда татар телендә нәшер ителүче бердәнбер газета – «Яшел Үзән» турында дүрт юлдан да ким булмаган шигырь язарга һәм кыска видео төшереп, безгә җибәрергә кирәк. Видеода газетабызны ни өчен укырга яратуыгыз, аның сезнең өчен ни белән кадерле булуы турында сөйләп бирә аласыз.

 Иң кызыклы, иҗади һәм үзенчәлекле 10 видео авторын шәп бүләкләр көтә!
 Призлар – бик матур һәм кыйммәтле. 

Бәйгенең төп максаты – татар телендә нәшер ителүче басма матбугатны үстерү, туган телебезне саклау һәм аны яшь буынга җиткерү. Юкка гына: «Тел яшәсә – милләт яши», – дип әйтмиләр.

Видеоларыгызны 8 9274138343 (Мах) номерына юллагыз!

Иң яхшы эшләрне «Яшел Үзән» социаль челтәрләрендә тәкъдим итәчәкбез.

Бергәләп туган телебезне саклыйк, «Яшел Үзән» газетасын укыйк һәм популярлаштырыйк!
Бәйге 25 июньгә кадәр уздырыла, нәтиҗә 26 июньдә ясалачак. Бер кешедән бары бер эш кабул ителә, катнашучыларның яше чикләнмәгән. 

Мөһим шарт: «Яшел Үзән» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу хакында квитанция булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев