«Хәзерге катлаулы заманда кешегә бер җылы сүз дә җитә бит»
Хатын-кызлар консультациясенә күптән йөргәнем юк иде. Бардым һәм бик канәгать булып кайттым. Андый җирләргә йөрергә яратмыйбыз бит, күңел тартмый. Бигрәк тә медицина персоналы дорфа сөйләшсә, аяк та атлыйсы килми. Әйтәсе килгәнем шул...
...биредә регистратурада утыручы мөлаем кыздан алып, анализ алучыларга кадәр ягымлылар. Чынлап, регистратурага өлкән яшьтәге апа килгән иде, начар авыруы бар ахрысы, шул хакта сөйләштеләр. Менә ул аңа барысын да тәфсилләп аңлатты. Хәзерге катлаулы заманда кешегә менә шул бер җылы сүз дә җитә бит. Анализ алучы Альбина, фамилиясен белмим, гафу итәрсез, озак еллар биредә эшли. Тик ул һаман шундый ачык йөзле, кешеләргә карата игътибарлы. Моннан 13 ел элек авырлы килеш йөргәндә белә идем, бүген дә шундый ук, бер үзгәрмәгән. Кан тамырларын җиңел табып, авырттырмыйча, хәлләреңне сорап, оста итеп аның кебек кан алучылар сирәктер ул. Менә шундый һөнәр ияләре турында «алар үз урынында» дип сөйлиләр инде. Медицина өлкәсендә генә түгел, ә һәр урында күбрәк булсын иде андый белгечләр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев