Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Хатын-кызның да ял итәргә хакы бар

Укучы фикере.

Фото: ясалма интеллект

Газетагызны һәр җомга саен көтеп алам, яратып укыйм. Район тормышын да, үрнәк гаиләләрне дә, гыйбрәтле язмаларны да кызыксынып күзәтәм. Соңгы санда басылган «Больницадан чыккач аерылырга булдым» дигән язма күңелемә аеруча тиде. Уйлап карасаң, бүген бик күп гаиләләрдә хәлләр шушы язмадагы кебек түгелме соң? Кайбер ир-атлар: «Мин акча эшлим, гаиләне тәэмин итәм, вазифам шул», – дип саный. Ә өйдәге хезмәтне еш кына эшкә дә санамыйлар. Ә бит хатын-кызның көне иртән күз ачу белән башлана. Иртәнге аш әзерләргә, балаларны бакчага, мәктәпкә җыярга, кер юарга, өй җыештырырга, кибеткә йөрергә, аш пешерергә... Декреттамы ул, эштәме – барыбер көн буе аяк өстендә. Эштән кайткач та аны диван түгел, янәдән өй мәшәкатьләре көтә. Иң аянычы – күп вакыт бу хезмәтне беркем дә күрми. «Арыдыңмы? Хәлең ничек? Мин булышыйм әле», – дигән сүзләрне ишетүче дә сирәк. Аннан соң кайберәүләр: «Хатыным бик үзгәрде, элеккеге кебек елмаймый», – дип аптырый. Ә елмаю өчен дә көч кирәк бит. Даими ару, ялсызлык, аңлау җитмәү кешенең күңеленә дә, сәламәтлегенә дә тәэсир итә. Хатын-кызның да ял итәргә, авырганда тыныч кына дәваланырга, бер чынаяк чәйне ашыкмыйча эчәргә, үзеңә карата да кайгыртучанлык тоярга хакы бар. Газета укучылар минем белән килешер дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев