«Ул андыйлардан түгел иде шул...»
Яраткан җырчыбыз Резидә Шәрәфиеваның үлем хәбәре аяз көнне яшен суккандай булды.
Мәкерле авыру белән көрәшкән икән, бу хакта халыкка ник бер сүз чыгарсын. Хәзерге җырчыларның бар тормышын социаль челтәрдә, матбугатта күзәтеп барабыз. Кайберәүләр төчкергәнен дә чиргә санап, пиар ясый. Ә ул андыйлардан түгел иде шул. Затлы, моңлы сандугачыбызны сагынырбыз.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев