Туктамас яңгырлар аркасында суган череп бетә, нишләргә?
Укучыбыз киңәш сорый.
Фото: редакция архивыннан
«Караул»лар кычкырасым килеп шалтыратам, кызлар! Суганым түтәлләрдә череп бетә инде, билләһи! Башта укка китеп аптыратты, бер генә баш суган да юктыр быел ук чыгармаган. Инде бу туктамас яңгырлар белән чери хәзер. Әле җыеп алырга да иртә, кабыгы да юк, әрәм генә була. Кешеләр нишли икән? Бер миндә генә түгел бу хәл. Инде үземне юатам, минәйтәм, бер-ике капчык сатып алырмын инде быел, нишлисең, дим. Ә бит әле хезмәт тә жәл: севогын сатып алган, берне-берне түтәлгә төрткән, суын сипкән, чүбен утаган – һәр әйберне күз карасы кебек карап үстерәбез бит, булсын дип. Менә быел язмаган ахрысы инде үз суганыбызны ашарга. Күптән кыш чыгарлык сатып алган юк иде инде, үзебезнеке җәйгә кадәр җитә иде. Вәт тамашаааа...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев