Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Тормышта ир-атның кул көче, корал белән эшли белүе кирәк

***

Фото: ясалма интеллект

«Балалар хезмәт дәресендә нишли дип уйлыйсыз – чигү чигә. Күпләр: «Ни начарлыгы бар, кул эшләренә өйрәнәләр бит», – дияр. Әлбәттә, кул эшләренә өйрәнү начар түгел. Тик малайларны энә белән генә түгел, ә станок артында, чүкеч тотып, кадак кагып күрәсебез килә. Тормышта кирәк булачак гади ир-егет эшләрен белеп үссәләр, киләчәктә үзләре өчен дә, гаиләсе өчен дә файдалырак булыр иде. Элек хезмәт дәресләрендә нәкъ менә ир-егет һөнәренә өйрәтәләр иде: агач белән эшләү, тимер коралларына күнекмәләр, гади төзекләндерү серләре. Хәзер мәктәпләрдә бу мөмкинлекләр юкмы икән? Әле бер көнне балалар камыр ризыгы пешерде. Бу да яхшы – ач калмас, үзенә нидер пешереп ашарга өйрәнә. Әмма тормышта ир-атның кул көче, корал белән эшли белүе дә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев