Тавыш изоляциясе икеле, күренешләр юк: юлдагы коймаларның кирәге нидә?
***
Фото: © Галина Гилязидинова / «Татар-информ»
Машинада йөргәндә игътибар итәсездер, хәзер бик күп урында юл кырыйларына биек итеп коймалар тоттылар. Элек матур күренешләр белән хозурлансак, хәзер төрмә коридорыннан (әстәгъфирулЛаһ тәүбә!) барган кебек хис итәсең үзеңне. Ул беркемгә дә кирәкмәгән корылмага киткән акчаны (аңлавыбызча, әз түгелдер) МХОдагыларга кирәк-яраклар алырга тотсалар яхшырак булыр иде. Авария-фәлән очрагында да бик куркыныч бит, Аллаһ сакласын, ябык коридордан беркая кырыйга да китеп, төшеп булмый. Нәрсә уйлап тапканнар?! Кемгә кирәк ул?! Тавыш изоляциясе дияр идең, анысы да икеле. Матур су буйларын да күрмә, матур торак пунктларын да күрмә икән, туп-тупы соры асфальтка кара да, баруыңны бел. Кемдер үзенә файдасын ала торгандыр инде ул коймалардан, өч тиенлек әйбер булса, беркемгә кирәге булмас иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев