Татар Танаенда Авыл көнен оештыручыларга зур рәхмәт! (редакциягә килгән хат)
***
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Татар Танаенда узган Авыл көнендә безгә дә катнашырга насыйп булды. Менә ичмасам бәйрәм! Күңелдә озак сакланырлык, авылдашларны берләштергән матур чара булды ул. Бәйрәмне Саба егетләре, җырчы Рөстәм Асадуллин дәртле хит җырлары белән башлап җибәрде. Аннары мәйдан гөрләп торды: ат чабышы, гер күтәрү, кул көче сынаулары, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу һәм башка бик күп кызыклы бәйгеләр бер-берсен алыштырды. Мондый зур бәйрәмнең артында гаять зур хезмәт ятуын күпләр уйлап та бетерми. Шуңа күрә аны оештыруда башлап йөргән ике туган – Дамир белән Илнурны аерым рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Дамирның: «Авыл көнен бик яратам, әзерлекне кыштан ук башлыйбыз», – дигән сүзләре үк күп нәрсә турында сөйли. Чыннан да, мондый бәйрәм бер көндә генә тумый. Аны оештыру өчен күп вакыт, көч, сабырлык һәм, әлбәттә, авылны ярату кирәк. Бу изге эштә аларга авылдашлар да, читтә яшәүче яшьләр дә ярдәм иткән. Бүләкләр дә мулдан җыелган. Димәк, бердәмлек булганда авыл бәйрәме дә матур үтә. Дамир белән Илнурга, аларга ярдәм иткән һәркемгә авылдашлар һәм үз исемемнән ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә кешеләр очрашты, аралашты, балалар шатланды, өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерде. Тагын бер сүз. Кайчак нинди генә матур бәйрәм булмасын, барыбер канәгатьсез кешеләр табыла. Андыйларга: «Үзегез дә бер тапкыр шундый бәйрәм оештырып карагыз әле», – дип әйтәсе килә. Чөнки читтән бәя бирүе җиңел, ә йөзләгән кешене сөендерерлек чара әзерләү – зур хезмәт. Шундый кешеләр булганда авылларыбыз яши, бәйрәмнәребезнең яме арта. Аларга бары тик рәхмәт кенә әйтәсе кала. Сәлам белән, Фәһимә апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев