Тапкан борчылыр нәрсә димәгез...
***
«Авангард» стадионына төп чыршы ачылышына бардык. Бәйрәм чарасы сәхнәдә түгел, ә чыршы тирәли генә оештырылган иде. Өелешеп торган халык артында берни күреп булмады. Инде утлары кабына дип, өметләнеп көтеп торганда, чыршыдагы сәгатьләр янды да, шуның белән вәссәлам. Оныгым аптырап калды. Тулаем җем-җем килеп янса, ничек матур булыр иде дә бит. Тапкан борчылыр нәрсә димәгез, башка районнардагы чыршыларны да күрәбез бит. Хәтта «Каенлык» паркындагысы да күпкә матуррак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев