Табыш һәрвакыт зур эштә генә түгел
Әйтәм әле

Табыш һәрвакыт зур эштә генә түгел

***

Фото: редакция архивыннан

Тавык бәрәңгесенең бер килосы базарда 150-200 сум тора. Үзе кечкенә генә, кәртинкәдәге кебек матур, тигез. Карап торам да уйлыйм: менә бит сата белгән кеше акча да эшли. Без авылда исә аны чүп үләне кебек күреп ташлыйбыз, тавыкка ашатабыз. Ә бит кемдер шуны җыеп, чистартып, матур итеп сата һәм алучысы да табыла. Димәк, табыш һәрвакыт зур эштә генә түгел, кайчак кешеләр игътибар итмәгән нәрсәдә дә була икән.


Нет комментариев