Сатучылар гел үзләренә файдага гына «ялгыша»
***
Фото: ясалма интеллект
Шәһәр үзәгендәге бер кибеттән тавыкның түш итен алдым. Һәрберсе төрелгән, күпме авырлыкта булуы һәм ничә сум торуы акка кара белән язылган. Өч кисәк ит өчен 1000 сум түләдем. Үзем 700 сумнар тирәсе генә булырга тиешлеген чамаласам да, чекка күз төшермәдем. Кайткач карасам, тавыгымның бер кисәген 1800 гр итеп исәпләгәннәр. Менә ничек алай була ала соң ул?! Анда бит инде бәясе язылган, авырлыгы үлчәнгән. Кызганыч ки, була икән шул менә. Күзлегем юк, барыбер күрмим дип тикшермәгән идем дә, кире кибеткә барырга туры килде. 275 сумны бер сүзсез кайтардылар, тик ышаныч бетте. Газета укучыларга да, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә сак булыгыз дип әйтүем иде. Берәүнең дә артык акчасы юк. Аннан, сатучылар гел үзләренә файдага гына «ялгыша».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев