Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

«Шакир Суфиясы» язмасы турында укучы фикере

***

Газетада «Шакир Суфиясы чорындагыдай чын бәйрәм» язмасын укыдык та – шаккаттык! Инде күптән арабыздан киткән кеше турында йә яхшы яктан гына телгә алалар, йә бөтенләй сөйләмиләр. Менә шул, сөйләмәслек инде. Рәшит Сабировның авылда оештырылган Сабан туе турындагы язмасында аны кыстыруы бөтенләй аңлашылмады. Ул заманнарда Сабантуйларны Авыл Советы түгел, колхоз оештыра иде бит, Суфия апаның ни катнашы бар? Җитмәсә, фотосын да табып куйган. Милли бәйрәмне оештыручыларныкын куясыгыз бар иде хет, күпме хезмәт, тырышлык керткәннәрнекен. Актык чиге, узган бәйрәм күренешен. Әйтәм бит, аңлашылмады Рәшит абыйның ни әйтергә теләгәне, хәтта, Шакир Суфиясын телгә алып, бәйрәмебез турындагы язманың ямен җибәргән диимме соң инде. Бу минем генә фикер түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев