Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Шәһәр паркларындагы фонтаннар коену өчен каралмаган!

***

Җәйге эссе көннәрдә балаларның суга кереп, рәхәтләнеп уйныйсылары килә. Әмма шуны онытмаска кирәк: шәһәр паркларындагы фонтаннар коену өчен каралмаган. Җиңү паркы янындагы фонтанда балаларның су коенуын күреп, сүзсез калдым. Аның төбе тайгак, кырыйлары үткен, төрле техник җайланмалар булырга мөмкин. Моннан тыш, фонтан суы да санитар таләпләргә туры килмидер дип беләм, чөнки ул коену өчен әзерләнми. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны караучысыз калдырмагыз, аларга фонтаннарның уен һәм коену урыны түгеллеген аңлатыгыз. Баланың иминлеге – иң мөһиме. Җәйге яллар хәвефсез һәм күңелле үтсен!

Фото Зеленодольск. Онлайн ВК төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев