Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Пассажирларга карата хөрмәт һәм тәртип булсын иде

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Көн дә эшкә 6нчы маршрут автобусы белән йөрим. Күпчелек кеше кебек үк иртәнге ашыгыч вакытта эшкә барабыз. Әмма беркөнне күңелсез хәлгә тап булдык. Автобус барган җиреннән кинәт туктап калды. Кондуктор акча җыярга булды. Иртән автобус шыплап тулы иде: селкенерлек тә урын юк, һава да җитми. Шундый шартларда кондуктор: «Кем түләми, шул төшеп кала», – дип кат-кат әйтеп торды. Иң гаҗәбе – автобус тимер юл кичүе каршында туктады. Бу вакытта һәркем эшкә ашыга. Мондый урында туктап тору куркыныч та, уңайсыз да. Шулай ук бер сорау туа: пассажир автобусларына теләсә кайсы урында туктарга ярыймыни? Әллә инде бу яңа кагыйдәме? Әгәр дә мондый хәлләр кабатланса, бу пассажирлар өчен дә, юл хәрәкәте өчен дә уңайсызлыклар тудырачак. Пассажирларга карата хөрмәт һәм тәртип булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев