«Өч көнлек тормышның кадерен белик»
Еш кына авыл клубларында чаралар узмый, бәйрәмнәр оештырылмый дигән фикерне ишетергә туры килә. Безнең авылда, мәсәлән, үтә ул. Тик зал тутырып йөрүчесе генә юк.
Фото: ясалма интеллект
Еш кына авыл клубларында чаралар узмый, бәйрәмнәр оештырылмый дигән фикерне ишетергә туры килә. Безнең авылда, мәсәлән, үтә ул. Тик зал тутырып йөрүчесе генә юк. Концерт белән артистлар килә, билет бәясе дә алай ук кыйммәт түгел, тик килмиләр. Чык инде син клубка, рәхәтләнеп ял итеп, авылдашларың белән аралашып кайт. Гомер болай да бик кыска. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бик күркәм бәйрәм оештырдылар. Мин дә чакырулы идем. Мәдәният йортыбыз искиткеч матур, җылы, рәхәт. Мул итеп табын әзерләгәннәр, спонсорларын тапканнар, концерт оештырганнар. Менә шунда килеп, нигә яшьлегеңне искә алып, элеккеге хезмәттәшләрең белән күрешеп, истәлекләрне яңартып кайтмаска?! Чакырган җиргә барыйк, башкалар хезмәтен бәялик, өч көнлек тормышның кадерен белик. Әйтәсе килгәнем шул иде, кызлар.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев