Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Ник шунда берсе концерт-спектакльгә чакырсын»

***

Фото: ясалма интеллект

«Хат килде» сәхифәсен яратып укыйм. Узган санда чыккан «Заманча әни балаларга ошамый» дигән язманы укыгач, уйга калдым. Әйе, күп аналар гомер буе бала, аннан онык дип яши. Аерым торсак та, иң әүвәл алар хакында уйлыйбыз. Ял җиткәндә кайталар дип, өйләрне җыештырып, тәмле ризыклар пешереп, мунча ягып каршы аласың. Ух-вах килеп, җыендырып, багажникларына төяп, озатып каласың. Шул ике көндә чистый хәлдән таясың. Ник шунда берсе: «Әйдә, әни, кил, кунак булып китәрсең», – дип, концерт-спектакльгә чакырсын. Үзләре гел йөреп торалар бит. Бу хатны укыдым да, миңа да үзгәрергә кирәк, дигән карарга килдем әле. Компьютерны ук өйрәнә алмам инде кәнишне, но вакытны ничек тә үзем өчен файдалы итеп үткәрергә тырышачакмын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев