Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Ник гадилектән китеп, мөгез чыгарырга ярата икән бу оештыручылар?»

Ачуымны нык китергән бер әйбер турында сезгә дә әйтим әле, кызлар. Менә тиздән Сабан туйлары якынлаша...

Олы Ачасыр мәдәният йортында Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» дигән спектакль куелды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде ул. Катнашучыларның, ә алар төрле һөнәр ияләре, шундый оста, күңел кылларын тибрәтерлек итеп уйнаулары сокландырды, көлдерде һәм елатты. Авылыбызда күпме талант иясе бар икән, белми идек. Чиста, якты, заманча мәдәният йортыбызга килгән саен шатланабыз. Шәһәрнекеннән бер генә дә ким түгел бит. Теләгебез шул: клубыбыз гөрләп, җырчылар килеп торсын, ә без – авыл халкы йөреп торыйк. Спектакльдә катнашучыларга рәхмәтнең иң зурысы. Рәхәтләнеп ял итеп кайттык.

Ачуымны нык китергән бер әйбер турында сезгә дә әйтим әле, кызлар. Менә тиздән Сабан туйлары якынлаша. Шәһәрдә уза торганнарының программасында «Бәйрәмнең хедлайнеры – ....» фәлән-фәлән кеше дигән язу булачак. Ник аны чит телдә язу бик мөһимме? Безнең үзебездә матур сүзләр юкмы? Яраткан җырчыбыз, бәйрәм кунагы, дип кенә әйтергә ярамыймы? Ник гадилектән китеп, мөгез чыгарырга ярата икән бу оештыручылар, һич кенә дә аңламыйм.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз, әйтергә теләгән фикерләрегез турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: «ЯҮ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев