«Нәрсә ашыйбыз, үзебез дә белмибез…»
Тиздән шәһәребездә, анда гына да түгел, бөтен җирдә ике генә азык-төлек кибете калачак бугай инде. Бик яхшы аңлагансыздыр дип беләм ниндиләр турында әйтәргә теләвемне.
Җитмәсә, икесе дә ике тамчы су кебек охшаш. Мин алардан әйбер сайлап ала да алмыйм, теләмим дә. Халык йөргән, ашарга яраклы, өлгергән һәм свежий товар сата торган кибетләрне кысырыклап бетерәләр инде. Берәр көнне шуларның түбән сыйфатлы, начар нәрсәләрдән ясалган, әллә ниләр сибеп үстергән азык-төлекләрен алырга калырбыз, мөгаен. Болай да сәламәт кеше юк, инде шушы юл белән дә авыруга сабыштыралар. Мин инде олы яшьтә, сәвит заманында кибетләрдә әйбер хәзерге кебек сыгылып тормады, әмма алар югары сыйфатлы, кешеләр өчен чыгарыла иде. Ә хәзер колбасасы – колбаса түгел, мае – май, сыры – сыр түгел. Әй, Аллаһ, нәрсә ашыйбыз, үзебез дә белмибез…
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев