Наилә һәм Ильяс Хәкимовлар – Олы Ачасыр авылында Рамазан аенда игелекләре белән танылган гаилә
***
Наилә һәм Ильяс Хәкимовлар – эшмәкәр, «кафе хуҗасы» гына түгел, ә Олы Ачасыр авылының иң игелекле һәм кунакчыл кешеләрнең берсе. Рамазан аенда алар һәр ел саен авылдашларын онытмый, ифтар мәҗлесләренә тәмле камыр ризыклары әзерләп, ураза тотучыларны сөендерә. Көн саен авыл кибетләренә килеп торган ризыклар, ифтарда тәкъдим ителгән тәм-томнар – барысы да Хәкимовларның җылы йөрәгенең һәм игелекле күңеленең күренеше. Эшмәкәрлекләре гади бизнес кына түгел, ә авыл тормышына рухи байлык, бердәмлек һәм шатлык өсти. Игелекле гамәлләре кешеләрне якынайта, авылга бәйрәм рухы алып килә. Аллаһ шушы күркәм гаиләгә һәрвакыт ярдәмче булсын, эшләрен уңышлы һәм мул кылсын, изгелеклләре киләсе буыннарга да үрнәк булып калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев