«Монда ниндидер контроль булырга тиеш!»
«Яшел Үзәннең тимер юл вокзалы шәһәрнең йөзе дисәң дә була. Чөнки бирегә килгән һәркем аның аша уза. Вокзал бинасы төзекләндерү таләп итә, сүз дә юк. Моңа зур суммалар кирәктер инде. Хет тирә-юне тәртиптә булсын иде...
«Яшел Үзәннең тимер юл вокзалы шәһәрнең йөзе дисәң дә була. Чөнки бирегә килгән һәркем аның аша уза. Вокзал бинасы төзекләндерү таләп итә, сүз дә юк. Моңа зур суммалар кирәктер инде. Хет тирә-юне тәртиптә булсын иде. Автобус тукталышына якын килерлек түгел. Әле бер көнне авылга кайтканда эскәмиясендә йоклап яткан кешеләрне күреп, егылып китә яздым. Борынны ярып керә торган ис, савыты тулып ташыган чүп-чар турында әйтмим дә. Ярый әле юллар яңартылды, анысына рәхмәт. Машина яки автобуста вокзалга кадәр төшеп җиткәнче бөтен эчке органнар урыныннан кузгалып бетә инде. Кызлар, минем гозерне җитәкчелеккә җиткерегез әле. Монда ниндидер контроль булырга тиеш, югыйсә.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев