Мода, яшь һәм зәвык: укучыбызны нәрсә борчый?
Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Кызлар, исәнмесез! Социаль челтәрләрдән күзәтеп барам сезне. Берсеннән-берсе чибәр, сөйкемле үзегез. Күзләр генә тимәсен. Сезгә бер үтенечем бар иде. Газета битләрендәме, социаль челтәрләрегездәме – мода, кием сайлау мәдәнияте, кемгә нинди кием килешүе турында күбрәк язсагыз иде. Соңгы вакытта кешеләрнең киенү рәвешенә карап шаккатасың. Мода артыннан куабыз дип, кайчак чаманы да онытабыз кебек. Һәр яшьнең үзенә килешле киеме бар бит. Әмма бүген кайберәүләр яшь үзенчәлеген дә, урын-җирне дә исәпкә алмыйча киенә. Әйтик, илле яшьлек ханымнарның егерме биш яшьлек кызларга хас киемнәр киеп йөрүен күргәч, уйга каласың. Яшь күренергә теләүне аңларга була, әмма кием кешенең яшенә дә, дәрәҗәсенә дә туры килсә, күпкә күркәмрәк түгелме икән? Мода ул теләсә нәрсә киеп йөрү генә түгел, ә зәвык, чама хисе һәм үзеңә килешкәнне сайлый белү дә. Шушы темага белгечләр фикере белән язмалар әзерләсәгез, күпләр өчен файдалы булыр иде дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев