Укучы фикере.
Шөкер, мул заманда яшибез. Бүгенге көндә кибет киштәләрендәге ризыкны, аның төрлелеген әбиләребез күрсә, шаккатырлар иде. Чынлап та, кибеткә керсәң, күзләр камаша: ни алырга да белмисең. Ләкин айлар буе ятып та бозылмаган печенье-прәннекләрне күргәч, аларны алырга һич кенә дә кул күтәрелми. Ә бит без мәктәптә укыган чакларда нинди генә тәм-томнар пешерми идек! Мәктәптә узган бәйрәмнәрдәге табыннар да нәкъ менә үз кулларыбыз белән әзерләнгән ризыклар белән тулыр иде. Кемдер пирог алып килә, кемдер печенье пешерә, икенчесе тәмле прәннекләр әзерли. Өстәлдәге һәр ризыкның үзенә генә хас тәме, хуш исе бар иде. Кибеттәге химияне күпме ашарга була соң, дидем дә, вафельница һәм печенье пешерә торган җайланмага заказ бирдем әле. Хәзер инде өйдә үзем теләгәнчә тәмле, хуш исле печенье пешерә алам. Беренчедән, ышанычлы – нәрсә салынганын үзең беләсең. Икенчедән, күпкә тәмлерәк. Минем кебек балачакны сагынучылар газета укучылар арасында да бардыр әле, кызлар. Һич кенә дә шикләнмим.
Нет комментариев