Матур мизгелләрне истәлеккә калдырасы килә
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кабат яз килде. Яз белән дөнья ямьләнә, яңара сыман. Әле кайчан гына боз кичүе аша йөри идек. Инде менә Идел дә китте. Боз агуын карау үзе бер тамаша. Без дә бардык яр буена. Андагы халыкны күрсәгез икән! Видео, фотога төшәләр, турыдан-туры репортаж алып баралар. Һәркемнең бу матур мизгелләрне истәлеккә калдырасы килә. Һәм, әлбәттә инде, боз агымы белән көннәр дә суытты. Елдагыча!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев