«Күрәләтә халыкны талау бит инде бу»
***
Фото: ясалма интеллект
Әниләр көне якынлашканда бүләк сайлап, чәчәк бәйләмнәре эзләп йөрүем. Бәяләрне күреп, күзем шакмак булды. Моннан бер атна элек кенә алай түгел иде, кеше ала, кадерлесенә акчасын кызганмый дип, арттырып куйганнар. Инде тиздән Яңа ел җитә, анда азык-төлек хакы «космический»га әйләнәчәк. Әйтерсең, хезмәт хакы да ай саен үсә. Базар, кибетләргә керәсе дә килми. Күрәләтә халыкны талау бит инде бу. Бәйрәм саен бәя артсын инде! Әнә, быел Яңа ел өстәлен әзерләү 12-15%ка кыйммәтрәк булачак, дип интернет киңлекләрендә язып та чыкканнар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев