Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Альфредович юлларны үзе чистарта
***
Безнең Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Альфредович юлларны үзе чистарта. Әле шуны гаепләп, «Ник урам эттереп йөрисең?» дип әйтүчесе дә табылган. Әмма ул бу эшне күбесенчә кичләрен башкара, кар астында калган юлларны кешеләр өчен ача. Мин бу авылга 50 ел элек Мөслим районыннан килен булып төштем. Шуны әйтә алам: Альберт Гатауллин кебек җаваплы, тырыш һәм үз эшенә тугрылыклы кешене күргәнем юк. Быелгы карны гына эттереп бетерү мөмкин түгел, ә ул менә кабат тракторы белән ачып китте, рәхмәт яугыры!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев