Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кибетләр күп ул, менә ала башла әле, сиңа килешлесе юк»

Кием-салым кибетләренең дә хәле мөшкелләнде бүгенге көндә.

Фото: ясалма интеллект

Кием-салым кибетләренең дә хәле мөшкелләнде бүгенге көндә. Чөнки халык йөрми, интернет аша заказ бирүне кулайрак күрә. Яшел Үзәннең үзәк базары янында өске киемнәр сата торгын кибеткә мин дә кышкы куртка эзләп кергән идем, ник ишекләрен ачканыма үкендем. Болай гына карап йөрерлек түгел, сатучы кызлар, мунча себеркесенең яфрагы кебек, килеп ябышалар да, киеп карарга үгетли башлыйлар. Күңелләре булсын дип, кидем инде берничәсен, берсе дә йөрәккә ятмады, фасоннары да ташка үлчим. Әйтәсе килгәнем шул, кибетләр күп ул, менә ала башла әле, сиңа килешлесе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев