Кешеләр ник шулай тирә-юньгә карата битараф икән
***
Фото: ясалма интеллект
5нче сыйныфта укучы улыма мәктәпкә барганда бер эт кинәт өреп, бәйләнә башлаган. Тиктомалдан! Бәлки ул аның курыкканын сизгәндер дә. Эт сикерә үк башлагач: «Помогите!» дип кычкырган. Шулчак ерак түгел бер ир-ат үтеп бара икән, тавышка борылып караган да, атлавын дәвам иткән. Бәхеткә, улым эт һөҗүменнән котыла алган. Бу кешеләр ник шулай тирә-юньгә карата битараф икән?! Аптырыйм, кызлар. Ничек итеп ярдәм сорап кычкырган бала яныннан тыныч кына узып китәргә була! Башка сыймаслык очраклар безнең районда да булды бит инде, алардан да сабак, гыйбрәт алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев