Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кечкенә мизгелләр дә зур бәхет чыганагы була»

***

Фото: ясалма интеллект

Кибеттә бер олы яшьтәге әбинең касса төбендә азык-төлек алырга 100 сум акчасы җитмәве минем игътибарны җәлеп итте. Ул кыенсынып, нишләргә дә белмичә басып тора, күзләрендә – борчылу. Мин аңа ярдәм итәргә булдым. Әбинең йөзендә шунда ук рәхмәт нурлары балкып китте, кыенсынып булса да, ул «рәхмәт…» дип әйтә алды. Бу вакыйга мине уйландырды. Кайчак без бик зур нәрсәләр ясарга тырышабыз, ә бер генә җылы сүз, кечкенә генә ярдәм дә – кешенең көнен яктырта, күңеленә шатлык китерә ала. Әгәр һәрберебез тирә-юньдәгеләргә игътибарлы һәм ярдәмчел булсак, дөнья күпкә җылырак һәм яктырак булыр иде. Кечкенә мизгелләр дә зур бәхет чыганагы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев