Ихласлык озынлыкта түгел, ә күңелдә
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу көннәрдә Яшел Үзәндә туганыбыз рухына багышлап үткәрелгән Коръән мәҗлесендә катнашырга насыйп булды. Шәһәребезнең мәртәбәле хәзрәте Коръән аятьләрен укыды. Аның моңлы, ихлас тавышы мәҗлескә җыелган һәркемнең күңеленә үтеп кереп, йөрәкләргә тынычлык, иман нуры иңдергәндәй булды. Кыскалыкта – осталык, диләр. Бу сүзләр әлеге мәҗлескә аеруча туры килә. Догалар да, вәгазь дә тирән мәгънәле, үтемле яңгырады, әмма озакка сузылмады. Һәр сүз урынында, һәр фикер күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерелде. Шуңа күрә мәҗлес җыйнак, тәртипле һәм бик күркәм узды. Безнең авылларда исә Коръән ашлары еш кына сәгатьләр буе дәвам итә. Күңелләргә «күп укыган саен савабы зуррак» дигән фикер сеңгән. Әлбәттә, дога кылуның зыяны юк, киресенчә – файда гына. Әмма мәҗлескә төрле яшьтәге кешеләр җыела: өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Аларны артык ялыктырмыйча, мәгънәне югалтмыйча үткәрү дә мөһимдер, мөгаен. Чөнки ихласлык озынлыкта түгел, ә күңелдә. Бу юлы мәҗлес чын мәгънәсендә рухи күтәренкелек тудырды. Кабул булгандыр дип ышанасы килә. Шул ук көнне мәрхүм абыебыз бер туганыбызның төшенә кергән. Бик матур, якты булып. Мондый төшләр күңелгә тынычлык өсти, догаларыбыз барып ирешкәндер дигән өмет уята. Раббыбыз кабул кылсын, рухы шат булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев