«Юк-барга зарланмыйк, һәр көнгә шөкер итик»: Дагыстандагы бәла-казадан сабак
***
Фото: Владимир Веленгурин, KP.RU
Дагыстанда апрель башыннан масштаблы су басу күзәтелә. Аны соңгы 100 ел эчендә иң зурысы дип атыйлар. Кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда, рекордлы яңгырлар аркасында, гадәттән тыш хәл кертелгән. Бу дамбаларны шартлатуга, йортларны җимерүгә, электр белән тәэмин итүдә массакүләм өзеклекләргә һәм меңләгән кешеләрне эвакуацияләүгә китергән. Социаль челтәрләрдәге видеоларны күргәч, йөрәк өзелә. Аллаһ кына сакласын, мондый бәла-казаларны күрергә язмасын. Шуңа күрә, юк-барга зарланмыйк, һәр көнгә шөкер итеп яшик, дип әйтәсе килгән иде, кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев