Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Көз җитте, димәк, җир паена иген алыр чак Каф таулары артында түгел. Без Кече Шырданнан Олы Ачасырга киләбез. Гадәттә, ул кара көздә, яңгырлы вакытта була. Келәтләр янындагы юл, склад тирәләре машина белән йөрерлек булмый. Менә шул җирне эттереп булса да, чокырларны тигезләсеннәр иде. Кызлар, ышанмыйсыз икән, кайтып күрегез әле сез дә.
Әлеге сорау-тәкъдимгә җавапны ВЗП «Заволжья» ширкәте директоры Ислам Закиров җавап бирә:
«Яхшы, юлларны тигезләргә, ә инде игенне корырак вакытта бирергә тырышырбыз. Шулай ук, теләге булган кешегә Олы Шырдан авылына да килеп алу мөмкинлеге бар».
Нет комментариев