Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Ирем урамда калды»: гаиләдә балаларны аеру нинди нәтиҗәләргә китерә?

***

Фото: ясалма интеллект

«Хат килде» сәхифәсен газетаны кулыма алуга укып чыгам. Тормышчан, гыйбрәтле язмалар тәкъдим итүегезгә рәхмәт, кызлар. Газетагыз бик эчтәлекле. Йөргән юлларыгыз һәрвакытта да уң булсын. Бер санда «Абый миңа төп йортны бирми» дигән хат басылган иде. Анда әти-әниләре авылга кайтып киткәч, шәһәрдәге йортны олы улларына калдырырга теләүләре хакында бәян ителгән. Мин бу фикер белән һич кенә дә килешмим. Минем ирем дә ике балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әнисе 4 бүлмәле фатирны олы улларына калдырды. Чөнки ул усал булды, аннан куркып торалар иде. Ә минеке – уҗым бозавы, бик юаш. Шулай итеп, ирем урамда калды. Авырлык белән генә үз оябызны булдырдык. Беренче кечкенә тулай торак бүлмәсен, аннан фатир алдык. Ул инде бүген гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Әйтәсе килгән сүзем шул, балалар тигез һәм аларны берничек тә бүлеп булмый. Минем бер генә улым, икәү булса, милекне икесенә дә тигез итеп бирер идем. Шөкер, мин өч эштә эшләдем, улымны фатирлы иттем, рәхәтләнеп яшәсен генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев