«Ир-атның янында ялтырап тора торган хатын булырга тиеш!»
Кызлар кияүгә чыгып, үз ярларын тапкач, үзләренең тышкы кыяфәтенә бөтенләй игътибар бирми башлый, бу бер генә дә дөрес түгел. Ир таптым да, вәссәлам булмасын иде.
Фото: ясалма интеллект
Кыз вакытта бары да матур була,
Кайдан чыга усал хатыннар?
«Усал» сүзен, башка бик матур булмаган сүз белән үзгәртер идем. Кызлар, шундый хәлгә еш тап булам, менә монысы күңелгә тиде бит. Тукталышта автобус көтеп басып торам, янымнан коляскага бала утырткан бер егет узып бара. Егетләр күзләп утырыр яшьтә булмасам да күзем төште. Спорт белән шөгельләнгәне күренеп тора, матур, пөхтә итеп киенгән, бер сүз белән әйткәндә «бер кашык су белән йотарлык» инде. Сокланып озак басып тора алмадым, кинәт бер хатын кычкыруына сискәнеп киттем, баксаң, әлеге ирнең артыннан хатыны килә икән. Кулында бер пакет пәрәмәч, икенче кулы белән ашый-ашый, тулган авызы белән иренә нидер кычкыра, ул өс-башны әйтәсе дә юк, симез... Икесе капма-каршы кеше инде менә. Бу нинди хәл җә, әйтегез әле, ничек шундый Аполло́ндай ир, шушы хатын белән яши икән? Күзен бәйләп өйләндермәгәннәрдер ләбаса! Сүзем шул, кызлар кияүгә чыгып, үз ярларын тапкач, үзләренең тышкы кыяфәтенә бөтенләй игътибар бирми башлый, бу бер генә дә дөрес түгел. Ир таптым да, вәссәлам булмасын иде. Аерылышулар күбәйде дип аптырыйбыз, ник аерылышмасын алар?! Ир-атның янында ялтырап тора торган хатын булырга тиеш дип уйлыйм, ә пәрәмәч күтәреп йөри торган неваляшкалар түгел! Вәт шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев