Язгы гардероб: кибетләрдәге бәяләргә ничек түзәсез? (укучы фикере)
***
Фото: ясалма интеллект
Яз җитү белән кәеф тә үзгәрә бит ул! Авыр өс киемнәрен салып, җиңелрәк, матуррак киемнәр киясе килә. Гардеробны яңартасы иде дип, соңгы көннәрдә кибетләр буйлап йөреп кайттым. Кызлар, әйтәсе килгәнем шул: бу бәяләрне каян алып куялар икән?! Күңелгә ятышлы, сыйфатлы кием табуы да авыр. Күбрәк яшьләр өчен кебек, ә урта яшьтәгеләр кая киенергә тиеш? Сәүдә үзәкләре тулы, әмма күбесе вак-төяк, сыйфаты да шикле. Ә бәяләре… әйтеп тә тормыйм инде. Әллә мин генә шулай уйлыйммы, сездә дә шундыйрак хәлме? Базарга бармыйча булмас, анда хәлләр ничек икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев