Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Яшел Үзәндә «Иван Купала» бәйрәме югары дәрәҗәдә оештырылган иде

***

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Яшел Үзәндә «Иван Купала» бәйрәмендә быел беренче тапкыр катнаштым һәм барганыма һич кенә дә үкенмәдем. Шундый югары дәрәҗәдә оештырылган, кызыклы һәм мәгънәле бәйрәм булыр дип көтмәгән идем. Борынгы йолалар, матур күренешләр, җыр-биюләр, халык уеннары – барысы да үзенә җәлеп итте. Бәйрәмдә үткән белән бүгенге көн бәйләнеше ачык сизелде. Һәр чыгышта, һәр детальдә оештыручыларның зур хезмәте, тырышлыгы күренеп торды. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмаска ярдәм итә. Кунакчыллык, җылы мохит, күңелле аралашу – барысы да бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Оештыручыларга зур рәхмәт! Мондый матур чаралар тагын да күбрәк булсын, ә халык аларда теләп катнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев