Ярый әле безнең тәҗрибәле табибларыбыз бар
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина. «ЯҮ»
Быел гаиләбез өчен Яңа ел кәефе бөтенләй башкача булды – тормыш иптәшем нык чирләп хастаханәгә эләкте. Үтәр, диеп йөреп, авыруын көчәйттек кебек. Бәйрәм көннәре булуга карамастан, безнең янда һәрчак ярдәмгә килгән кешеләр бар иде. Олы рәхмәтләребезне яшь булуга карамастан, тәҗрибәле терапевт Ләйлә Саттаровага җиткерәбез – ул гел дәвалап, хәлен белеп йөрде. Шулай ук, беренче ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшеры Ризван Гафиятуллинга һәм стационардагы барлык шәфкать туташларына зур рәхмәт! Аллаһыбыз үзләренә дә сәламәтлек һәм тынычлык бирсен. Ярый әле безнең авылда якты, җылы хастаханә, тәҗрибәле табибларыбыз бар, диеп куандык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев