Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Янәшәдәге өлкәннәребезгә карата мәрхәмәтлерәк булсак иде...

Кызлар, бу тормыш ник шулай катлаулы икән ул?! Дөнья куабыз, яшәгән булабыз, мәңгегә килгәндәй кыланабыз. Ә бит бу гомернең өч көнлек булуын аңлап җиткермибез.

Кызлар, бу тормыш ник шулай катлаулы икән ул?! Дөнья куабыз, яшәгән булабыз, мәңгегә килгәндәй кыланабыз. Ә бит бу гомернең өч көнлек булуын аңлап җиткермибез. Әйе, кайберәүләрнең гамәлләре башка сыймаслык. Соңгы елларда килен-каенана-каената темасы колагыма еш ишетелә, күземә еш чагыла. Һәм һич кенә дә килен тарафыннан өлкәннәрнең ни өчен кыерсытылуын аңламыйм. Әлеге әти-әни баласын күз карасыдай якын күреп, төн йокламый үстергән, аңа гомерлек юлдаш булырлык ир итеп тәрбияләгән бит. Шулкадәр начар булса, син аңа кияүгә дә чыкмас идең! Һәм менә алар олыгайгач, ят кешегә әверелә икән: ризык җитми, өйдә урын, авыз ачып сөйләшәсе килми... Иң аянычы – уллары хатынына әнисен, яки әтисен рәнҗетүгә юл куя. Әти-әниләребезнең изге зат булуын онытмасак иде. Аллаһ кушкан булса, олыгаю һәркемгә килә. Шулчакта нәкъ менә сезне киленнәрегез, улларыгыз кыерсытса, кадер-хөрмәт күрсәтмәсә, нишләр идегез икән?! Берәү дә мәңгелеккә килмәгән, янәшәдәге өлкәннәребезгә карата мәрхәмәтлерәк булсак иде. Кайберәүләрнең йөрәкләре ай-һай яралы, рәнҗеп китмәсеннәр…

Фото: ясалма интернет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев