Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Һәрберсе балачакны искә төшерә, җанны җылыта

***

Фото: ясалма интеллект

«Әй, бизәп тә куя идек чыршыны» дигән хатны укыдым да, авторга рәхмәтле булдым – ул мине балачакка, яшьлек елларына алып кайтты. Ул чактагы шатлык, үз кулың белән ясалган һәр бизәкнең кыйммәте, кечкенә кулларда сакланган җылылык… Хәзер нинди генә заманча бизәлешләр юк, автомат рәвештә янучы гирляндалар, стильле уенчыклар – ләкин берсе дә элеккеге кебек соклану хисе уятмый. Үзебез ясаган кар бөртекләре, йолдызчыклар, кечкенә «фонариклар» – һәрберсе хәтердә җылылык һәм шатлык саклый. Аларны хәзерге пластик һәм «смарт» уенчыклар һич кенә дә алыштыра алмый. Мәскәүгә баргач, ГУМда нәкъ менә элеккеге кебек пыяла уенчыклар сатылганны күреп, гаҗәпләнгән идем. Берсе-берсе фәлән сум, кыйммәт, әмма һәрберсе балачакны искә төшерә, җанны җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев