Бу күрәләтә кычкыртып талау була түгелме?
Әйтәм әле

Бу күрәләтә кычкыртып талау була түгелме?

Чирүчи авылыннан булам. Бездә Казан-Күлбаш-Мәмдәл автобусы йөри.

Чирүчи авылыннан булам. Бездә Казан-Күлбаш-Мәмдәл автобусы йөри. Һәм ул Яшел Үзән ПАТПсына карый дип беләм. Бер тукталышы арасы 50 сум иде, хәзер 150 сумга күтәрергә җыеналар икән. Бу күрәләтә кычкыртып талау була түгелме? Мондый бәя беркая да юк. Казанда билет бәясе – 43, Яшел Үзәндә дә 43 сум тора. Безнең авылда кибет булмау сәбәпле, Ключига йөрибез, хәзер юлга гына күпме түләргә кирәк дигән сүз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

 


Нет комментариев