«Бу дөньяның кеме генә юк»
Яшел Үзән базарына еш йөргәләдем әле бу арада.
Яшел Үзән базарына еш йөргәләдем әле бу арада. Җиләк-җимеш ишелеп уңды бит. Үзебездән артып калган карлыган, чия, крыжовникны кая куярга да белмәгәч, азрак файдасы да булыр дип, сатарга булдым. Ул базар дигәннәре бик кызык дөнья. Әйтәләр бит әле, ике юләр: берсе – алдый, икенчесе – алдана дип. Бу чынлап та шулай. Янымда Чувашиядән килгән бик чая бер ханым сата. Олы яшьтә булгач, эскәмия кырыена гына утырып тормакчы идем дә, күршем каршы килде. «Сиңа урындык жалко что ли?» – дигән идем дә, күзен дә йоммый: «Жалко!» – ди. Сүзсез калдым, ни дип җавап кайтарырга да белмәдем. Мин әйтәм, бу дөньяның кеме генә юк. Исән-сау гына була күрсен, теләгем шул.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев