«Берәүнең дә эшләп үлгәне юк әле. Шулай бит, кызлар?»
***
Фото: ясалма интеллект
Авылдан килгән запасларым беткәч, кибет киштәләренә күз салырга туры килде. Кишер кирәк. Җәй буе бакчада утыртып, чүбен утап, суын сибеп үстергән кешегә сатып алулары сәеррәк инде ул. Тик күп кеше шулай яши. Пакет төбендә ике кишер, берничә бәрәңге алган сатып алучыларны касса янында еш очратырга туры килә. Зато аларның җәе буе безнең кебек башлары аста, арт яклары өстә түгел. Фикерем ул хакта түгел иде лә, миңа кирәкле яшелчәнең килосы 19 сум тора, 4 кечерәк кишер өчен 7 сум түләдем. Бигрәк арзан дип уйлаган идем дә, мин әйтәм гел-гел алып торсаң, кесәгә суга инде ул. Бәрәңге турында әйтмим дә, бер пешергәндә күпме кирәк! Үзең үстергәнгә тормый берсе дә, ышанычлы, тәмле, сыйфатлы. Бакчада эшләргә Аллаһ сәламәтлекне бирсен. Берәүнең дә эшләп үлгәне юк әле. Шулай бит, кызлар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев