***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кызлар, сезгә дә «Соня» дигән кыз шалтыратамы? Ул ипотека һәм кредитларны намуслы түләп баручы кешеләргә тагын акча тәкъдим итә. Мин аңа: «Минем бернинди кредитым да, бурычым да юк», – дип аңлатып карадым. Әмма ул тыңламый да, ишетми дә кебек. Хәтта номерын блокка да куйдым, ләкин башка номерлардан яңадан шалтырата. Кайчак уйлыйсың: алмаска инде, билгеле. Әмма таныш булмаган номерлардан да кирәкле кешеләр шалтырата бит. Шуңа шикләнеп тә каласың. Бервакыт, акча кирәк булганда, банкка да барган идем, ул чакта бирмәделәр – хезмәт хакы аз, өстәвенә балалар да бар дип. Ә хәзер исә, сорамасаң да, «мә, акча ал» дип үгетлиләр. Аңламассың бу дөньяны.
Нет комментариев