Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Бер даруханә белән икенчесе арасында бәяләр шактый аерыла

***

Фото: ясалма интеллект

Салкын тиюдән иренгә чыккан герпесны дәвалау өчен крем эзләп, даруханәгә кердем. Якынча бәясен белә идем. Фармацевт фәлән сумманы әйтте дә, күзем шакмакланды: чыгу юлын карадым. «Алай ук кыйммәт түгел, башка даруханәгә барам», – дигән идем. Әмма миңа кирәклесе дә шунда бар булып чыкты! Имеш, компьютерда программа башка төрлесен күрсәткән икән – нәкъ менә кесәгә суга торганын. Ә фармацевт ханым, сатуда арзанрагы барлыгын белә торып, дәшми. Шуңа күрә алар сүзенә бөтенләй ышанырга ярамый: бер даруханә белән икенчесе арасында бәяләр шактый аерыла. Закон буенча, даруханәләр иң беренче очсызрак препаратны тәкъдим итәргә тиеш. Ни кызганыч, һәр даруханәдә бу канун үтәлми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев