Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Башкаларны үзегезгә каратырга теләсәгез, матур һәм тыйнак киенеп йөрегез»

***

Кызлар, хәерле көннәр! Менә без өлкән буын кешеләренә аңлатыгыз әле: авылда бик матур концертлар куялар, ул авылыбыз үзешчәннәре матур итеп чыгып җырлыйлар, ул киемнәренә генә дә карап туеп булмый. Хәзер инде яшьләр менә башлады, бу бик матур күренеш, әлбәттә, чөнки алмашка яшьләр килә, дип сөенәбез. Тик ул яшьләр кулларына сәхнәгә нигә телефон тотып чыгалар икән? Җыр сүзләрен истә калдыра алмыйлармы, әллә инде крутой телефоннары белән мактаналармы шулай? Бер генә дә матур күренеш түгел. Аннан, бер әйткән әйтим инде, ул күлмәкләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре карап, барлап чыгарсыннар иде, бер килешсез, килбәтсез киемнәр кияләр бит яшьләр. Эх, кая китте элеккеге заманалар, күзне алып булмый иде. Яшьләргә киңәшем шул, матур буласыгыз килсә, башкаларны үзегезгә каратырга теләсәгез, матур һәм тыйнак киенеп йөрегез, сәхнә ул матурларны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев