«Башкалар хезмәтен бәяли белмибез шул»
Шәһәрдә күп фатирлы йортларда яшәп, подъезд алдындагы кечкенә генә участокта чәчәкләр үстереп, матурлык тудыручыларга сокланам да инде.
Шәһәрдә күп фатирлы йортларда яшәп, подъезд алдындагы кечкенә генә участокта чәчәкләр үстереп, матурлык тудыручыларга сокланам да инде. Кайвакытта, андый йорт тирәсеннән узганда, туктап-туктап карап торам. Вакытларын, көчләрен дә кызганмый торган гүзәллеккә гашыйк кешеләр бар бит ул. Тик кайбер җансызлар, шул чәчәкләрне умырып-умырып өзеп китә. Хәзер бернәрсәне дә яшереп булмый. Видеокүзәтү камералары кемнең кемлеген ачык күрсәтә. Тирә-юньгә ямь биреп утыручы чәчкәләргә ничек итеп куллары күтәрелә торгандыр?! Башкалар хезмәтен бәяли белмибез шул.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев